ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов: Казан - бик матур шәһәр

0

Казан иң әһәмиятле халыкара һәм Бөтенроссия чараларын уздыру урынына әверелде. Октябрьдә БРИКС илләре саммиты узды, ул Бөтендөнья игътибарын Татарстан башкаласына җәлеп итте, ә чәкчәк бөтен дөньяга танылды. Бүген Камал театрының яңа бинасында «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы ачылды, ул тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булачак. Бу хакта форумның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Казан - бай тарих һәм бик матур шәһәр. Бу уңайдан безнең өчен БРИКС илләре вәкилләре белән шәһәр төзелеше һәм архитектура эшләнмәләре өлешендә тәҗрибә уртаклашу бик мөһим. Әлеге форум - бу юнәлештә хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мәйданчык», - дип белдерде Миңнеханов.

Республика җитәкчесе шулай ук Татарстанда һәм Казанда территорияләрне төзекләндерүгә, халык һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирелүен әйтте. Республикада 3,5 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, ел саен 4 меңнән артык социаль объект - мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәният һәм спорт объектлары төзелә һәм реконструкцияләнә.

Татарстанда шулай ук зур юл һәм инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Соңгы елларда төбәктә җәмәгать киңлекләрен формалаштыру буенча зур эш башкарылды – ун ел эчендә республикада 450 парк, сквер, бульвар, яр буйлары төзекләндерелде. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның биш елында 5 меңнән артык ишегалды территориясе тулысынча ремонтланган.

«Безнең республика, узган ел нәтиҗәләренә караганда, тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингы лидерлары өчлегендә», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук Татарстанда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау, торгызу, реставрацияләү буенча зур күләмдә эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Аерым алганда, мондый нәтиҗәгә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәме белән ирешелде.

«Быел безнең фондка 15 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу вакыт эчендә архитекторлар һәм реставраторлар белән без мөселманнарның һәм православларның изге урыннарын торгызу буенча зур юл үттек. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә бүген республика территориясендә дүрт объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде», - дип искәртте Татарстан Рәисе.