ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Кыш җылы булу сәбәпле, Татарстанда саранча һөҗүме куркынычын бәяләделәр

0

Татарстанда быел кыш аномаль җылы булу сәбәпле, саранча һөҗүме көтелми. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» саранчаның Татарстанның күрше төбәкләрендә барлыкка килү ихтималын фаразлый. Алар – Башкортстан, Оренбург, Самара һәм Саратов өлкәләре. Татарстан буенча куркыныч зур түгел, шулай да без барысына да әзер булырга тиеш. Хәтта күрше төбәкләрдә аның фаразлануы да саранча анда булачак дигән сүз түгел», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, барысы да җәй көне һава шартларына бәйле булачак - нәтиҗәле температура, явым-төшем суммасы.

Узган ел Татарстанда зур булмаган җир кишәрлекләрендә – нигездә туфрак эшкәртелмәгән җирләрдә саранча тапканнар. Әмма, министрлык мәгълүматы буенча, бөҗәкләр уңышка җитди зыян китермәгән.

«Шуны истә тотарга кирәк, саранча туфрак эшкәртелмәгән урыннарда үрчи - бу болыннар һәм көтүлекләр», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.