ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Заһидуллин: Махсус операция ветераннарын кайгырту – милли сәясәтнең приоритеты

0

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин эш сәфәре белән Алабуга районына килде. Аның катнашында Олы Шүрнәк авылында гражданнар җыеннары һәм «Алабуга электр челтәрләре» компаниясе филиалының хезмәт коллективы белән җыелыш узды. Министр сүзләренчә, махсус операция ветераннарын кайгырту – милли сәясәтнең приоритеты, дип яза «Татар-информ».

«Бүгенге шартларда безнең барыбыз өчен дә төп чакыру – махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау. Бүген безнең меңләгән якташыбыз илнең суверенитеты һәм гражданнарның иминлеге өчен көрәшә. Татарстан дәүләтнең оборонага сәләтлелеген һәм иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә», - дип билгеләде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә федераль, төбәк һәм муниципаль ярдәм чаралары, шулай ук адреслы ярдәм күрсәтелә. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарына махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары турында норматив хокукый актлар кабул итүдә методик ярдәм күрсәтә.

1 гыйнварга 2 560 шундый муниципаль акт кабул ителгән. Алар арасында, мәсәлән, бер тапкыр бирелә торган түләүләр, салым түләүдән азат итү, мәгариф учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыру һәм башка бик күп төрле ярдәм чаралары бар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы Дәүләт юридик бюросы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү өчен хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында «Ватанны саклаучылар» фонды белән актив хезмәттәшлек итә.

Моннан тыш, министр хәбәр иткәнчә, быел республикада «Геройлар вакыты» федераль программасы үрнәгендә хәрби операция катнашучылары өчен махсус республика проекты башлап җибәреләчәк. Ул, Ватанны саклаучылар хакимият системасын ныгыта һәм җаваплы постларда үзләрен күрсәтә алсын өчен, махсус хәрби операция ветераннарының һөнәри һәм идарә итү күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операция катнашучыларын һәм аларның гаиләләрен максималь дәрәҗәдә кайгырту, шулай ук барлык социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итүне контрольдә тоту бик мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.