Ләйлә Фазлыева: Казан һәм Татарстанның фәнни мәктәпләре бөтен дөньяда билгеле
Татарстанда яшь галимнәргә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, шуңа күрә республика фәнни өлкәдә кадрларны саклап калуга ирешә. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Россия Федерациясендә сыйфатлы фән элек тә булган, хәзер дә бар һәм алга таба да булачак. Казан фәнни мәктәбен дә, Татарстанныкын да бөтен дөньяда беләләр», - дип искәртте Фазлыева.
«Сез дөрес әйтәсез, безгә дә киләләр. Диссертация яклаган белгечләр саны, шул исәптән республика белән хезмәттәшлек итә торган безгә дус илләрнеке дә, күрсәткечләр буенча кимеми, ә кайбер очракларда хәтта арта да», - дип өстәде ул.
35 яшькә кадәр диссертация яклаган һәм республикада калган аспирантлар өлеше тотрыклы рәвештә 84-86 процент дәрәҗәсендә тора.
Фазлыева шулай ук 2024 елда 50 яшь галимне торак алуга субсидияләр белән тәэмин итү өчен 28 миллион сумга якын акча бүлеп бирелүен искәртте.