ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Минтимер Шәймиев җиде яшьлек Арсений Корниловның Яңа ел теләген чынга ашырды

0

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев театрның сәхнә артын күрергә хыялланган җиде яшьлек Казан малае Арсений Корниловның Яңа ел теләген чынга ашырды. Малай әнисе белән бергә «Әкият» курчак театрында булды, артистларның сәхнәгә чыгарга әзерләнүен һәм курчакларны ничек ясауларын күрде. Ул хәтта үзе дә алар белән идарә итеп карады.

«Минтимер бабай, шундый искиткеч бүләк өчен бик зур рәхмәт. Хыялым чынга ашты, киләчәктә мин артист булырга телим. Миңа экскурсия, курчаклар, театр бик ошады», - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Арсений Корнилов.

Малай театр хезмәткәрләре белән бергә сәхнәгә дә менде, бу вакытта анда артистлар алдагы спектакльгә әзерләнә иде. Аны күләгәләр театрының үзенчәлекләре, костюмнар һәм тамаша үткәрүнең үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Арсений Корниловка курчаклар ясый торган цехны да күрсәттеләр, ул анда булачак спектакльләр өчен реквизитлар белән танышты.

«Безнең театр балаларның хыялы чынга ашсын өчен төзелде. Безнең төп максатыбыз – сабыйларга шатлык бүләк итү. Бинага нигез салынганда, Минтимер Шәрипович балалар биредә әкияткә эләксен иде дип хыялланды. Сабыйларның шатланганын күрү һәрвакыт рәхәт», - дип искәртте «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Театр буенча экскурсиядән соң Арсений Корнилов әнисе белән бергә «Страна чудес Алисы» спектаклен карады.

Минтимер Шәймиев малайның теләге язылган открытканы «Теләкләр чыршысы»ннан алды. Арсенийдан тыш, ул тагын ике баланың – Биектаудан апалы-сеңелле Полина һәм Мирослава Якушевичларның да хыялын чынга ашырды.

Мирослава Татарстан Дәүләт Киңәшчесеннән – күп функцияле принтер-җайланма, ә Полина күптән хыялланган винил уйнаткыч алды. Кызларның әтисе махсус хәрби операциядә катнаша.