ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россия һәм Һиндстан сөйләшүләрендә Казандагы БРИКС саммитының әһәмиятен билгеләп үттеләр

0

Россия һәм Һиндстан сөйләшүләрендә 2024 елда Казанда узган БРИКС саммитының әһәмиятен билгеләп үттеләр. Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе, Думага Татарстаннан сайланган депутат Максим Топилин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Соңгы көннәрдә депутат парламентның түбән палатасы Рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы делегациясе составында Һиндстанда эш сәфәре белән булды. Аның сүзләренчә, очрашуларда төбәкара сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдән алып социаль-мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә кадәр төрле мәсьәләләр хакында фикер алышканнар.

Топилин әйтүенчә, Һиндстан Хөкүмәте вәкилләре Казанда узган БРИКС саммитының әһәмиятен билгеләп үткән.

«Мондый вакыйгалар перспективага эшли. Югары дәрәҗәдә оештырылуы, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан чараның бик яхшы итеп үткәрелүе уңышның нигезе булды», - дип искәртте депутат.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 2024 елның 22-24 октябрендә узды. Саммит чараларында 35тән артык дәүләтнең вәкилләре катнашты. Алар арасында Һиндстан делегациясе дә бар иде, аны ил Премьер-министры Нарендра Моди җитәкләде.