Мөхәммәтшин мигрантларның балаларын рус теленә өйрәтү эшен системага салырга чакырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мигрантларның балаларын рус теленә өйрәтү буенча эшне системага салырга өндәде. Бу хакта парламент җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары белән парламент дәресе-2025 башлануга багышланган очрашуда белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Россиядә 1 апрельдән мәгариф турындагы федераль законга кертелгән төзәтмәләр эшли башлаячак. Алар мигрантларның рус телен белүгә тест узмаган балаларын мәктәпкә кабул итүне тыюга кагыла.
«Балалар белән эшләү, аларны безнең законнарга, республикада яшәү рәвешенә, рус теленә өйрәтү – безнең бурыч. Мәктәпләрдә әлеге яңалыкларны гамәлгә ашыру эшен системага салу мөһим. Аларның рус телен белүенә аерым игътибар биреп, бу йөкләнешкә түзәргә кирәк булачак», - дип сөйләде Мөхәммәтшин укытучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый яңалыкка республика парламенты депутатлары төрлечә бәя биргән.
«Бу Татарстанның мигрантлар өчен икътисади яктан җәлеп итә торган территория булуы белән дә бәйле. Безнең төбәк – чит ил гражданнары саны буенча Россиядә лидерларның берсе», - дип сөйләде Мөхәммәтшин.
Узган ел республикада 99 меңнән артык мигрант исәпкә куелган. Аларның 46 проценты эшкә, 17 проценты укырга килгән. Татарстан мәктәпләрендә мигрантларның 3178 баласы белем ала, 300гә якын бала бакчаларга йөри.