ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

СКА – «Ак Барс» матчында Казан командасы 8 гол кертте, Артём Галимов хет-трик ясады

0

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы бүген Санкт-Петербургның СКА командасын 8:3 исәбенә җиңде. Матч Санкт-Петербургта узды.

Беренче периодның беренче минутында ук исәп Казан командасы файдасына ачылды, гол авторы – Семён Терехов (0:1). Җиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (0:2). Унынчы минутта Алексей Пустозёрв «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (0:3). Әлеге голдан соң СКА капкачысын алмаштырды: бозга Артемий Плешков урынына Павел Мойсевич чыкты. Унөченче минутта СКА уенчысы Валентин Зыков гол кертте (1:3).

Периодның унбишенче минутында Артём Галимов көндәш команда капкасына икенче алкасын кертеп дубль ясады (1:4). Унҗиденче минутта сакчы Никита Лямкин да алканы СКА капкасына кертеп куйды (1:5). Егерменче минутта Артём Галимов өченче алкасын кертеп хет-трик ясады. Бу аның өчен Котниненталь хоккей лигасында беренче хет-тригы булды (1:6).

Икенче период башында «Ак Барс» уенчылары азчылыкта уйнаса да, Семён Кошелев СКА капкасына алтынчы алканы кертте (1:7). Бу гол хоккейчы өчен КХЛда 100нчесе булды. Периодның сигезенче минутында Захар Бардаков Санкт-Петербург командасының артка калышуын киметә алды (2:7).

Өченче периодның икенче минутында тагын бер дубль булды, бу юлы көндәш команда капкасына икенче алкасын Захар Бардаков кертте (3:7). Период ахырында СКА капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды һәм «Ак Барс» моннан файдаланды, Артур Бровкин алканы буш капкага кертеп куйды (3:8).

Командалар составы:

СКА

  • Плешков (Мойсевич);
  • Юдин – Зайцев, Зыков – Григоренко – Бардаков;
  • Педан – Никишин, Демидов – Воробьёв – Алистров;
  • Карпухин – Земчёнок, Кузьмин – Короткий – Акользин;
  • Поляков – Андронов – Дедунов (Ногманов), Галенюк.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Терехов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Марченко;
  • Барабанов – Коршков – Галимов, Фальковский – Князев;
  • Пустозёров – О’Делл – Кошелев, Лучевников – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Евсеев.

Әле декабрьдә генә Казан командасы сакчы Дмитрий Юдинны Санкт-Петербургның «СКА» сакчысы Степан Фальковскийга алмаштырган иде. Дмитрий Юдин «Ак Барс»та 2018-2024, ә Степан Фальковский СКАда 2021-2024 елларда уйнаган иде.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Автомобилист» матчы 6 февраль көнне 19:00 сәгатьтә башланачак.