«Алтын мөнбәр» кинофестивале гаризалар кабул итә башлый
«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале гаризалар кабул итә башлый. Конкурска 2023 елдан да иртәрәк төшерелмәгән фильмнар катнаша ала.
«Фестиваль Казанда 5 – 9 сентябрьгә кадәр үтә. Катнашу өчен 1 июньгә кадәр гаризалар кабул ителә», дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.
Фестивальне гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы, Казан шәһәре башкарма комитеты.
Гаризаны info@kazan-mfmk.com электрон почтасына яки https://kazan-mfmk.com/application/ рәсми сайты аша юлларга кирәк.