ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чирмешән районы Иске Кади авылы тарихы турында икенче китап дөнья күрде

0

Чирмешән районы Иске Кади авылы мәдәният йортында Фәния Хәмидуллинаның «Үткәннәрнең моңын кемнәр тыңлар?» китабын тәкъдим итү чарасы узды. Кичә җыр-биюләр, иҗади чыгышлар, авторга җиткерелгән теләкләр белән үрелеп барды.

Китап өчен мәгълүматлар 2020 елдан бирле тупланган. Әлеге эштә барлыгы 27 искекадилы катнашкан, һәркем уңышлы нәтиҗә өчен үз өлешен керткән. Берничә ел тупланган материалларда 511 гаилә язмышы урын алган. Шуларның 359сы Иске Кади авылы гаиләләре, шулай ук әлеге авыл җирле идарәсенә караган Тукай һәм Якты Тау авыллары халкы турында да язмалар урнаштырылган.

«Бу – минем генә хезмәтем түгел, минем 27 ярдәмчем булды. Кызларыма зур рәхмәт, иң зур рәхмәтем авыл халкына, үзләренең тарихларын ачып салдылар. 560 битлек китап булды, 1 кило 612 граммлы. Китап 500 экземпляр тираж белән чыкты. Бөтенесе дә Иске Кади авылы халкы акчасына бастырылды, һәрберсе булышты. Китапны укучылар беләдер, аның буенча авыл шәҗәрәсен ясап була. Һәрберегезнең кабатланмый торган тарихы бар. Китапка 3 авыл кертелде, Тукай, Якты Тау һәм Иске Кади – 511 гаилә тарихы. Безнең авылдан чыккан 5 шагыйрәбез бар, алар турында да мәгълүмат язылды», – дип сөйләде автор.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Китапның фәнни редакторы Фәния Хәмидуллинаның авылдашы, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Юсупова. Бүгенге көндә алар туган авыллары Иске Шәйморза авылы турында китап булдыру өстендә эшлиләр.

«Китапны кулга алучылар игътибар иткәндер, ул бик кызыклы структурада эшләнелгән. Монда авылның тирән тарихына тукталып торулар юк, чөнки алдагы китапта тарих инде язылган. Монда һәр нигез, һәр йорт аерым бирелгән. Һәр урам тарихы, ул урамда яшәгән кешеләр, аларның үткәне, бүгенгесе, әби-бабалары, бүгенге көндә әлеге нигезне саклаучылар турында бик кызыклы мәгълүматлар бирелә. Бик кызыклы китап, тарихи, үзенчәлекле. Кулымнан елына бик күп китаплар үтсә дә, әле мондый гаиләләргә, нигезләргә багышланган китапны күргәнем булмады», – дип сөйләде Әлфия Шәүкәт кызы.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Иске Кади авылы китапханәсе мөдире Рушания Гыйрфанова авыл тарихы турында китап язылу халыкның күптәнге хыялы икәнен сөйләде.

«Кызганыч хәзер авыл бетүгә таба бара шул инде, яшьләр калмый. Балаларыбыз китте, мәктәптә 35 балабыз бар әле. 11 еллык мәктәп, Аллаһка шөкер, балалар бакчасына 2 генә бала йөри. Яшәр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, һәрбер бәйрәмнәрне бергә җыелып уздырабыз. Ялларга да авылдашлар күп кайта. Авылга яшьләр күбрәк кайтсын иде дип телисе килә. Шул очракта гына аның киләчәге өметле була», – диде ул.