ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россиядән Айёметдин Фәрхединов Индонезиядә Коръән укучылар конкурсында призер булды

0

Индонезия башкаласы Джакартада IV халыкара Коръән укучылар конкурсы тәмамланды. Россия мөселманнарының дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте юлламасы белән әлеге зур халыкара вакыйгада Россияне ватандашыбыз Айёметдин Фәрхетдинов тәкъдим итте. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Конкурс ике этапта узды. Беренче этап онлайн-форматта 80 илдән 200 Коръән укучыны җыйды. Сайлап алу нәтиҗәләре нигезендә, иң көчле 20 укучы финалда катнашу өчен Джакартага килде. Айёметдин чыгышы барышында Изге Коръәнне яхшы белү һәм уку дәрәҗәсен күрсәтте. Ул Ливия һәм Индонезиядән катнашучылардан гына калышып, мактаулы өченче урынны яулады.

Исегезгә төшерик, 2023 елда Айёметдин Фәрхетдинов Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсында җиңгән беренче һәм хәзерге вакытта бердәнбер россияле булды.

Ватандашыбызны ихлас күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз, аңа яңа уңышлар һәм Коръән белемнәрен тарату юлында Аллаһы Тәгалә ярдәм итүен телибез, диелә хәбәрдә.