Зур Кукмара авылыннан 11 яшьлек малай блиндаж шәмнәре ясый
Зур Кукмара авылыннан 11 яшьлек Рөстәм Кондратьев блиндаж шәмнәре ясый. Рөстәмнең күңелендә махсус хәрби операциядәге солдатларга кулыннан килгәнчә ярдәм итү теләге октябрь аенда ук уяна. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.
«Интернет-кибет аша 3 килограмм парафинга заказ биргән идек. Ул тиз генә кайтмады, тоткарланды. Шуннан соң улым белән якын-тирәдәге кибетләргә барып, шәмнәр җыеп чыктык. Әмма алар бик аз күләмгә генә җитте. Рөстәм, мәктәбебез белән янәшә генә булган «Гараж» төркеменә барып, Илдар Садретдиновтан 5 килограмм гына парафин бирә алмассызмы икән дип сорап, аннан алып кайтты. Анысын да инде эшләп куйды. Тагын да бирерсез әле дип үтенде. Интернет-кибеткә заказ ясаган идек бит, анысы да кайтып җитеп, 3 килограмм парафиннан шәмнәр ясады. Бер кат дәрескә әзерләнеп, өй эшләрен тәмамлаганнан соң, төнге сәгать 10га кадәр эшләп утыра ул, – дип сөйләде малайның әнисе.
Рөстәм үзе бик ачык күңелле кеше булса да, бу очракта күп сөйләшми. «Мин бит аны реклама өчен ясамыйм, кышкы салкында окопта яткан солдат абыйларыбызны күз алдына китереп, аларны кызганып, аз гына булса да ярдәмем тисен, дим», — диде.
«Рөстәм, чыннан да, бик ярдәмчел, киң күңелле укучыбыз ул безнең. Һәрчак көченнән килгәнчә булышырга гына тора», — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Чулпан Нургалиева да.