Росреестр 1 марттан юридик затлардан кәгазь документлар кабул итми башлый
1 марттан Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе юридик затлар юллаган кәгазь документларны карамыйча гына кире кайтара башлаячак. Бу хакта ведомство вәкилләре төбәкнең әйдәп баручы банклары катнашындагы түгәрәк өстәл барышында кисәтте, дип хәбәр итә Росреестр матбугат хезмәте.
Очрашуда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова, күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Эльмира Хәсьянова һәм башкалар катнашты.
Лилия Борһанова искәрткәнчә, 487-ФЗ номерлы федераль закон агымдагы елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк. Ул юридик затлар Росреестр белән хезмәттәшлекнең электрон форматына мәҗбүри күчүне күздә тота. Документ шулай ук төзүчеләр өчен яңа таләпләр кертә. Закон аларны яңа төзелгән йортлардагы фатирларны тапшырганнан соң өлешчеләрнең хокукларын теркәргә мәҗбүр итә.
«Юридик затлар белән тулысынча электрон хезмәттәшлеккә күчү темасы безнең өчен, һәрхәлдә, безнең төбәк өчен яңа түгел. Соңгы өч елда без күчемсез милек базарының барлык профессиональ катнашучылары белән бу юнәлештә актив эшләдек. Җайга салынган бердәм эш нәтиҗәсендә Татарстан «Электрон ипотека» юнәлешендә 90 процент күрсәткечкә иреште һәм иң югары күрсәткечләргә ия булган лидер-төбәкләр унлыгына керде», — диде Борһанова. Бер айдан юридик затлар белән хезмәттәшлек иткәндә документларны электрон форматта тапшыру 100 процент булырга тиеш, дип өстәде ул шулай ук.