ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Хәйрия программасы нигезендә хаҗга юлламаларга кандидатлардан гариза кабул итү башланды

0

«Хаҗ Кәрим 2025» хәйрия программасы нигезендә оештырылачак хаҗ сәфәренә юлламаларга кандидатлардан гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта 30 гыйнварда РФ мөселманнары Диния нәзарәте пленумының онлайн утырышы барышында оешма рәисенең беренче урынбасары мөфти Дамир Мөхетдинов игълан итте. Быел программа Сөләйман Кәримов иганәсе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Россия төбәкләреннән (Дагыстан Республикасыннан тыш) катнашучылар исемлеге Россия мөселманнарының дини лидеры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән, «Ватанны саклаучылар» хәйрия фонды бүлекчәләре белән тыгыз хезмәттәшлектә РФ мөселманнары Диния нәзарәте составындагы җирле һәм үзәкләштерелгән дини оешмалар аша формалаштырылачак.

Гаризалар һәм документлар 1 февральдән 30 мартка кадәр кабул ителә. 2025 елда хаҗ йолалары июньнең беренче ункөнлегенә туры килә.