ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Габделфәт Сафин: Авылларга игътибар булмагач, телнең яши алуында шик бар

0

«Шулай дәвам итәбез икән, күренеп тора, бу инкыйраз. Якынлаша. Чөнки авылларга игътибар юк, авылларга игътибар булмагач, телнең яши алуында шик бар. Заман барган саен, авылларның беткәне күренеп тора, яшерен-батырын түгел. Эш урыннары оештырып, авылны үзгәртәбез икән, авылга икенче караш булдырабыз икән, ул вакытта әле ниндидер периодта тел сакланып калачак. Бөтен нәрсә авылдан тора.

Хәзер бит инде авыл халкы шәһәр читенә тупланып бетте, шәһәргә килгән кешенең гаиләсендә баласы татарча сөйләшми. 90нчы елларда әле бу хәл юк иде: безнең балалар икесе дә рус мәктәбендә укыды, ләкин икесе дә ике телне дә яхшы белә. Оныклар белән шулай ук татарча сөйләшәбез, шулай ук тырышып карыйбыз, барып чыкмый», – ди ул.

Габделфәт Сафин белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

  • Габделфәт Сафин: «Татар элек моңлы җырчыны гына ярата иде, хәзер моңсызны да ярата»