Казанда өч көндә өченче температура рекорды куелды
31 гыйнварда Татарстан башкаласында өч көндә өченче температура рекорды куелды. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә термометр баганасы +2,9 градуска кадәр күтәрелгән. 31 гыйнварда Казанда һава температурасының абсолют максимумы 2016 елда теркәлгән, ул вакытта ул +2,6 градус булган.
Моңарчы Татарстан башкаласында һава температурасы рекордлары 29 һәм 30 гыйнварда (23 һәм 26 ел элек) куелган иде.