Татарстанда илкүләм проект буенча 2800 га мәйданда урманнар торгызылачак
Татарстанда 2025 елда 2800 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре планлаштырыла. Алар «Экологик иминлек» илкүләм проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак.
Урман культуралары 1450 га мәйданда утыртылачак, табигый урман торгызу – 1098 га, катнаш урман торгызу чаралары – 2 га һәм «компенсацияле» урман торгызу эшләре – 250 га.
«Шулай ук «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча урман тармагы белгечләре ел дәвамында кимендә 11 455 кг урман үсемлекләре орлыклары әзерләячәк», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. Аның сүзләренчә, бу эшләр башланган инде: мәсәлән, бүгенге көндә ылыслы токымнарның урман-орлык чималы җыела һәм эшкәртелә.
«Моннан тыш, «Экологик иминлек» илкүләм проекты нигезендә, быел башка категориядәге җирләрдә саклагыч урманнарны үрчетү, «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләре оештыру көтелә. Әлеге максатларны гамәлгә ашыру өчен питомникларда 33,7 миллион данә стандарт утырту материаллары бар», – дип өстәде министр.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проект өч максатчан күрсәткечкә ирешүне билгели: урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте; урман торгызу мәйданнарын урманнар урнашкан җирләргә кертү (арта барган нәтиҗә белән); урман фондындагы җирләрдә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү.
2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар старт алды. Алар тормышның барлык өлкәләрен диярлек колачлый. Быел Татарстанда 12 илкүләм проекты гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Бу проектлар кысаларында башкарылачак чараларга 59 миллиард сум юнәлдереләчәк.