Татарстанда бер ай эчендә грипп белән авыручылар саны 21 процентка арткан
Татарстанлылар грипп белән ешрак авырый башлаган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узып баручы атнада грипп һәм ОРВИның 11 532 очрагы теркәлде, бу үткән атна дәрәҗәсендә. Әлеге күрсәткеч узган елның шул чорыннан – 27 процентка, эпидемия бусагасыннан 38 процентка түбәнрәк», - дип искәртте санитар табиб.
Шул ук вакытта, ОРВИ структурасында гриппның өлеше арта, бүгенге көндә ул 26 процент тәшкил итә, бер атна элек 20 процент иде. Ә узган елның соңгы атнасында гриппның өлеше 5 проценттан артмады.
Любовь Авдонина хәзерге вакытта, нигездә, дуңгыз гриппы - А(Н1N1) – таралуын әйтте.