ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025

Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең өчен халыкны борчыган мәсьәләләр һәрвакыт мөһим»

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов программалар һәм проектлар буенча куйган өстенлекле бурычлар республиканың һәр районында хәл ителергә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Татарстан бүлекчәсе төбәк сәяси советы президиумы утырышында белдерде.

«Партиянең төбәк бүлеге илкүләм проектларны, ТР Рәисе инициативаларын хуплады. Ишегалларын, торакны, коммуналь инфраструктураны төзекләндерү проектларына без керештек инде. Безнең өчен халыкны борчыган мәсьәләләр һәрвакыт мөһим. Гражданнар мөрәҗәгатьләре аша без районнардагы, аерым шәһәрләрдәге проблемаларны, йомшак урыннарны беләчәкбез. Һәм партия активы, депутатлар, башкарма хакимият белән эшли башлыйбыз. Безнең бердәмлек, уртак иҗади эшебез уңыш китерәчәгенә ышанам», - диде парламент җитәкчесе.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, узган ел бердәмроссиялеләр гражданнарны төрле мәсьәләләр буенча кабул итүне дәвам итте. Алай гына да түгел, татарстанлылар проблемаларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен кертте. «Без боларның барысын да гомумиләштерәбез һәм гражданнар мөрәҗәгать итә торган борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен финанс мөмкинлекләрен табарга тырышачакбыз», — диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, быел Татарстанда Рәисен һәм 7,5 мең муниципаль депутатны сайлаулар уза. «Үзара аңлашу, татулык, кызыксыну җирле советлар дәрәҗәсендә булуын, эшлекле җаваплы кешеләрнең хакимияткә килүен, бу катлаулы шартларда килешенеп һәм инициативалы эшләвен телим», — дип билгеләп үтте ул.