ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025

Фәрит Мөхәммәтшин миграция сәясәтен гамәлгә ашыруга багышланган утырыш уздырды

0

Бүген Казанда, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук миграция законнарына кагылышлы яңалыклар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән мондый очрашуларның традициягә әйләнүен билгеләп үтте.

«Республика территориясендә агымдагы миграция ситуациясен контрольдә тоту максатларында Татарстан Халыклары ассамблеясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары арасында миграция сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзелде һәм, димәк, квартал саен киңәйтелгән составта «түгәрәк өстәл» уздыру турында килешүгә ирешелде, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Катнашучыларның киң составы эчтәлекле һәм һөнәри диалог оештырырга, миграция сәясәтен гамәлгә ашыруга бәйле проблемаларны тирәнрәк карарга мөмкинлек бирә».

Бүгенге очрашуга республика Хөкүмәте, көч структуралары һәм Иҗтимагый палата, Яшьләр министрлыгы һәм югары уку йортлары, Татарстан таможнясы, «Казан» халыкара аэропорты вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре директорлары, яшьләр оешмалары лидерлары чакырылган иде. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин миграция законнары мәсьәләләренә аерым тукталды. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, миграция сәясәте мәсьәләләрен хокукый җайга салу җитди үзгәреш кичергән. Узган ел законсыз миграциягә каршы көрәшкә, шулай ук миграция сәясәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән 14 яңа федераль закон кабул ителгән. Аерым алганда, кабул ителгән чаралар мигрант балаларының мәктәпкә кабул иткәндә рус телен белүен мәҗбүри тикшерүгә кагыла.

«Закон Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде. Хәзер әлеге яңалыкларны гамәлгә ашыру буенча системалы һәм институциональ яктан тәэмин ителгән эшне җайга салу мөһим», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Узган ел республикада 99 меңнән артык мигрант миграция исәбенә куелган. Яртысы диярлек эш максатыннан кергән (46,2%), 17% укуга һәм шәхси максатларга туры килә.

«Саннар шактый зур, һәм алар иң беренче чиратта республиканың өстәмә эшче көчкә мохтаҗ булган эре сәнәгать үзәкләренең берсе булуы белән аңлатыла. Монда шуны әйтергә тиешмен: без – дәүләт хакимияте органнары, Татарстанның күпмилләтле җәмәгатьчелек оешмалары – һәрвакыт милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын тәэмин итә һәм саклый алдык. Әмма без шуны да аңлыйбыз: чит ил гражданнарының килүе, аларның балаларын укытуны һәм адаптацияләүне тәэмин итү законнар кысаларында тәртипкә салынырга тиеш», – диде Мөхәммәтшин.

Республика чараларына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин республика Рәисе кичә имзаланган, чит ил кешеләрен ун өлкәдә, шул исәптән таксида эшкә җәлеп итүне тыя торган Указ турында искә төшерде. Парламент җитәкчесе милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен әлеге яңалыклар буенча үз ватандашларына аңлату эшләре алып барырга чакырды.

«Залда утыручылар кабул ителгән теләсә нинди норматив хокукый актның администрациягә, шул исәптән тиешле аңлату эшләрен уздыруга мохтаҗ булуын яхшы аңлыйлар. Закон таләпләрен үтәү мәсьәләсендә тиешле чараларны гамәлгә ашыруның мөһимлегенә һәм кирәклегенә игътибар итәм. Ассамблея хезмәткәрләре, Халыклар дуслыгы йортлары бу мәсьәлә белән милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре кебек үк җентекләп шөгыльләнергә тиеш», – диде ул.

Түгәрәк өстәл эшен тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен мигрантларны социаль адаптацияләү буенча эшне көчәйтергә өндәде. «Үз - үзеңә гамәлдәге законнарны аңлату, укытуда ярдәм оештыру өчен тагын нәрсә эшләргә һәм моның өчен нинди ресурслар кирәклеге турында һәрвакыт сорау бирергә кирәк», – дип йомгаклады сүзен парламент җитәкчесе.