ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025

Социаль фонд 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләмен атады

0

Эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләрен 2025 елның 1 гыйнварыннан 7,3 процентка индексацияләделәр. Алар тагын 2,2 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коллегиясенең йомгаклау утырышында бүлекнең җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә иминият пенсияләрен 9,5 процентка кадәр индексацияләү көтелә. 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 262 сум тәшкил итәчәк. Пенсионерлар – безнең төп клиентлар», - дип билгеләп үтте докладчы.

Вафин әйтүенчә, пенсияләр билгеләү һәм түләү – Россия Социаль фондының иң зур ихтыяҗга ия булган хемәтләренең берсе. 2024 елда бүлек 59 меңнән артык Татарстан гражданына пенсия билгеләгән. Республикада пенсия алучылар саны узган ел белән чагыштырганда 8 меңгә арткан һәм 1,1 миллионнан артык кешене тәшкил иткән.

Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә 1 февральдән барлыгы 40тан артык социаль түләү һәм пособие 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.