ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025

«Яңарыш» газетасы: Тубыл татарлары ярдәмчел, бердәм

0

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Тубыл татарлары ярдәмчел, бердәм» дигән язмасы чыкты.

35 еллык юбилейлы елын каршы алган өлкә «Яңарыш» газетасын белмәгән кеше юктыр. Газетага бер мәртәбә язылучылар да безнең чын дусларыбызга әйләнделәр. Газетаның тиражын саклап, укучыларын арттырып эшләүчеләрнең хезмәте горурланырлык, сокланып сөйләрлек.

10 еллар элек тубыллылар белән почта бүлекләрендә очрашсак, соңгы елларны шәһәрдә узган мәдәни чаралар алдында газета-журналларга язылуны оештырабыз. Бу юнәлештә эшне оештыручы почта бүлекләре хезмәткәрләре Нурия Вафеевага, Евгения Әпсәләмовага рәхмәт.

Без дә мондый чараларда халык белән якыннан аралашып, аларның теләкләрен, тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Быел да газета-журналларга язылу вакытында иҗтимагый оешмаларда эшләүче актив, милләт җанлы якташларыбыз читтә калмадылар. Тубыл шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратовага, Сәет Хисмәтуллинга, коллективына, себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка, коллективына, «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, коллективына, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлнара Кәримовага, коллективына рәхмәтлебез.

Алар оештырган мәдәни чаралар турында «Яңарыш» газетасында мәкаләләр һәрвакыт басылып бара. Киләчәктә дә бу турыда онытмыйча, бердәм булып эшләргә язсын.

Безнең белән бергә булып, «Яңарыш»ка тугры калган Зәйнулла Бахметов (36 туганын «Яңарыш»лы итте), Руслан Беркутов 15 ветеран укытучыны, Илдар Алтыев 10 хезмәт ветеранын, Гүзәл Фәйзуллина 10 авылдашын, өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева 5 тыл ветеранын, «Лифтремонт» оешмасы директоры Маннур Сәйфуллин 20 татар теле-әдәбиятын өйрәнүче укучыга яздырды, аларга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Газетага язылу вакытында ярдәм иткән милләтпәрвәр дусларыбыз: Нәсимә Корманова (42 кешене), Маслау авылы ветераннар советы әгъзасы Фәүсия Мәмәтова (11 кешене), ветеран укытучы Рәшидә Бакиева (5 кешене) яздырдылар.

«Әти-әниеңә, туганнарыңа татар газета-журналлар яздыр» акциясендә ел саен Фәннүр хәзрәт Казыймов, Ришат хәзрәт Юнысов, Октябрист хәзрәт Мәчитов катнашалар. Сезгә дин юлында башкарган изге эшләрегездә уңышлар телибез.

Тубылда 500 яздыручы булса, газетаны һәр гаиләдә кимендә 2 кеше укыйлар. Димәк, 500не 2гә тапкырларга кирәк. 500 яздыручы түгел, ә 1000нән артык укучыбыз газетаны көтеп ала.

Башка шәһәрләрдә һәм районнарда да шулайдыр. «Яңарыш»ны укучыларның саны артып барсын өчен тырышкан, ярдәмчел булган дусларыбызга рәхмәт сүзләрен, теләкләребезне җиткерәбез. Кайбер гаиләләрдә өлкән буын вафат булган очракта аларның кызлары, әниебез укый иде, аның якты истәлегенә дип инде үзләре «Яңарыш»ны яздырдылар.

Тубыл шәһәрендә татар телен белгән, туган иле, туган ягы яңалыклары белән кызыксынган, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын онытмаган, хөрмәт иткән якташларыбызга рәхмәтләрем чиксез. Эчтәлеге бай, сыйфатлы газетабызны яздыручыларыбыз белән киләчәктә дә бергә һәм бердәм булырга язсын дигән теләкләремне юллыйм.

RS. «Яңарыш» өлкә татар газетасын өлкәбез мәчетләренә, ветераннарына яздырган Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиллегенә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә, почта бүлекләреннән көтеп ала алмагач, редакциядән килеп алучы тугры укучыларыбызга, үзенең Вконтактедагы битендә «Яңарыш» турында искә төшереп торучы профессор Хәнисә Алишинага, Руслан хәзрәт Сатрутдиновка, очрашуларда гел газета турында сүз башлаучы хәбәрчебез Фатыйх Гарифуллинга һәм башка ярдәмчеләребезгә чиксез рәхмәт сүзләребезне җиткерәсе килә.