Әхмәтшин Татарстан хәрбиләренә истәлекле медаль һәм мактаулы исем билгесен тапшырды
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүнең 3 номерлы сугыш ветераннары госпиталендә Татарстаннан махсус операциядә катнашучы өч хәрби – Азат Гыйниятуллин, Артур Дементьев һәм Павел Калашкин белән очрашты. Алар бүген хәрби хастаханәдә дәваланудан соң тернәкләнү уза.
ТР Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, Азат Миңнеәхмәт улы белән Артур Николай улы Татарстанның Балык Бистәсе районыннан, ә Павел Александр улы Казаннан. Өчесе дә 2022 елда мобилизацияләнгән.
Павел Калашкин – регби буенча Россия спорт мастеры, пляж һәм кар регбие буенча Россия ир-атлар җыелма командасының баш тренеры, әлеге спорт төре буенча биш тапкыр Россия чемпионы һәм дүрт тапкыр Европа чемпионы.
Әхмәтшин госпитальдә Калашкинга «Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре» исеме билгесен тапшырды. Бүләкләнгән хәрби хезмәткәр белән Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та очрашты.
Шулай ук Равил Әхмәтшин хәрбиләргә «Армия генералы М.Ә.Гәрәев тууга 100 ел» истәлекле медален тапшырды.
Соңыннан алар барысы бергә Тулы вәкаләтле вәкиллек пешекчеләре әзерләгән татар камыр ризыклары белән чәй эчте.
Әхмәтшин белән Шәйхетдинов шулай ук госпитальнең баш табибы Георгий Мелконян белән очрашты.
«Без, табиблар, яраланган хәрби егетләр өчен кулдан килгән кадәр барысын да эшлибез. Әмма аларга мораль ярдәм бик кирәк, бигрәк тә җәрәхәтләр җитди булган, ампутация таләп ителгән очракта. Килүегез өчен рәхмәт», - диде госпитальнең баш табибы.