ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025

Түбән Камада яшәүче ирле-хатынлы пенсионерлар хәрбиләргә 2 мең пар оекбаш бәйләгән

0

Түбән Камада яшәүче пенсионерлар гаиләсе махсус операция башланганнан бирле йоннан эшләнмәләр әзерләп фронтка тапшыра. Гаилә хәтта өйдә чын бәйләү остаханәсе оештырган.

Галина Мишагина берничә сәгатьтә бер пар оекбаш бәйли. Ул – профессиональ бәйләүче, ләкин станогы озак еллар тузан җыеп торган. Махсус хәрби операция башланганнан бирле исә ул аппаратын көн саен кабыза.

«Солдатларыбызның аяклары корыда булсын иде, дип кенә уйлыйм. Окопларда салкын бит... әйтәсе дә юк», — дип сөйли Мишагина.

Тегү машинасы артында исә Галинаның ире Георгий утыра – оек тегә. Мишагиннар инде өченче ел бөтен буш вакытын игелекле эшкә багышлый. Әлеге карары турында ир белән хатын бер генә тапкыр да үкенмәгән.

«Бер генә тапкыр да үкенмәдек. Солдатларга анда җиңел түгел. Егетләрнең аяклары җылыда булырга тиеш. Без тыныч, проблемаларсыз яшәсен өчен», - дип саный Георгий Мишагин.

Һәр пар оекбашка алар кулдан теләкләр язып сала. Язуда солдатлар өйләренә әйләнеп кайтуны көткән һәркем догада әйтә торган иң мөһим сүзләр.

«Улым, зинһар, исән-сау кайт», - дип яза Мишагиннар.

Пенсионерлар фронтка инде ике мең пар йон оекбаш җибәргән. Нинди генә һава торышы булмасын, алар атна саен гуманитар ярдәм кабул итү пунктына килә. Бүгенге бозлавык та Мишагиннарны туктатмаган. Алгы сызыкта Туган илебезне яклаучы егетләр аларның ярдәменә мохтаҗ булганда, һава торышы киртә була аламы соң?

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдергән иде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.