ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025

Миңнеханов янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларга 20 берәмлек яңа техника ачкычы тапшырды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларга 20 берәмлек яңа техника ачкычы тапшырды. Республика җитәкчесе Telegram-каналында шулай дип белдерде.

«Янгын сүндерү автоцистерналары, теләсә нинди юлдан йөри ала торган авария-коткару автомобильләре, кече үлчәмле суднолар һәм кар автомобильләре өстәмә рәвештә хәрби дежурлыкка басты», - дип ачыклык кертте ТР Рәисе.

«Янгын сүндерү һәм коткару хезмәте бүлекчәләрен кирәкле техника белән җиһазландыру Татарстан өчен һәрвакыт өстенлекле мәсьәләләрдән булды», - дип искәртте ул.

«Республикабызның курку белмәс коткаручыларына башкаларның гомерләрен саклап калу өчен үзләренекен куркыныч астына куярга әзер торганнары, профессиональлекләре һәм фидакярлекләре өчен рәхмәт белдерәм!» - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.