Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгына 300дән артык чара планлаштырылган
Дүшәмбе көнне Түбән Кама администрациядә үткән киңәшмәдә Ватанны саклаучылар елында шәһәрдә нинди чаралар үткәреләчәге турында сөйләделәр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Хәзер патриотик тәрбия айлыгы бара, ул 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорга шәһәр күләмендә һәм уку йортлары эчендә йөзләгән чаралар планлаштырылган: батырлык дәресләре, хәрбиләр белән очрашулар. Мөһим вакыйгаларның берсе аерым 80нче чаңгы батальоны хәрбиләр истәлегенә багышланган митинг булачак.
Җиңүнең 80 еллыгына да әзерлек бара. Бәйрәмнең беренчел планын киңәшмәдә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов җиткерде. Мәсәлән, юбилей уңаеннан шәһәрдә һәм районда 300 дән артык традицион («Хәтер шәме», «Георгий тасмасы», мото - һәм автоузышлар), шулай ук яңалары (социаль, мәгълүмати, спорт проектлары) чаралары узачак.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү буенча да эш алып барыла, алар Түбән Камада 7 кеше калган. Аларга шәһәрнең мактаулы кешеләре исеме биреләчәк. Моннан тыш, барлык монументларны, һәйкәлләрне, обелискларны чистарту һәм тәртипкә китерү эшләре башланды.