Татарстанда җепшек кар явуы көтелә, температура +3 градуска кадәр күтәреләчәк
Сишәмбе, 28 гыйнварда, Татарстанда җепшек кар явачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, республикада урыны белән томан булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Көндез максималь температура +1..+3 градус булачак.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка килә.