Эксперт кайбер пенсионерларның февральдә 50 мең сумнан артык акча алачагын аңлатты
Февральдә иң күп түләүләрне 2024 елның декабрендә 80 яшь тулган пенсионерлар алачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләде. «Российская газета» шул хакта яза.
Эксперт сүзләренчә, эш шунда ки, быелдан шул яшьтәге пенсионерлар өстәмә түләүләр ала башлаган.
Әгәр 2024 елның декабрендә 80 яшькә җиткән россияленең иминият пенсиясе 35750 сум булса, 2025 елның гыйнварында ул 7,3 процентка арткан һәм 38359,75 сумга җиткән. Аңа 8728,73 сум күләмендә теркәлгән икеләтә түләү һәм 1287,60 сум күләмендә өстәмә түләү күчерелде - соңгысы агымдагы елдан башлап беренче төркем инвалидлыклары булган яисә 80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга билгеләнә.
Шул рәвешле, гыйнварда декабрьдә 80 яшен тутырган пенсионер 48376,08 сум алган. Әмма февральдә пенсияләрне өстәмә индексацияләү булачак (инфляция үсеше белән бәйле), дип искәртте Балынин.
Икеләтә билгеләнгән түләү 8907,70 сум, ә өстәмә түләү 1314 сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, пенсия түләүләр белән 49 367,95 сум дәрәҗәсенә җитәчәк һәм алга таба нәкъ менә шул күләмдә исәпләнә.
Әмма февральдә россиялеләр шулай ук гыйнвар иминият пенсиясенең һәм өстәмә түләүләрнең индексациясен ала. Бу очракта өстәмә түләү 991,87 сум тәшкил итә. «Нәтиҗәдә узган елның декабрендә 80 яшьлеген бәйрәм иткән гражданинга февраль өчен 50 359,82 сум күчереләчәк», - дип йомгаклады белгеч.
Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция 9,52 процент тәшкил иткән. Эшләмәүчеләр өчен дә, эшләүче пенсионерлар өчен дә иминият пенсияләре 2025 елның гыйнварында 7,3 процентка индексацияләнгән. Россия Президенты Владимир Путин иминият һәм хәрби пенсияләр, социаль түләүләр һәм пособиеләр 1 гыйнвардан 9,5 процентка — «фактик инфляция буенча» индексацияләнәчәген белдерде. Кичә билгеле булганча, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин бу карарны имзалаган.