ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Сян Бо: Казанда виза үзәген ачу кичектерелә

0

Татарстан Республикасы башкаласында Кытайга виза алу мөмкинлеге бирә торган виза үзәген ачу кичектерелә. Элегрәк аны 2025 ел башында ачарга планлаштырган булсалар, хәзер учреждение кайчан эшли башлаячагын төгәл әйтү авыр. Әмма бу быел булырга тиеш, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо.

«Виза үзәген якын арада ачарга тырышачакбыз. Бу быел булыр, дип ышанам. Хәзерге вакытта кайбер техник мәсьәләләр, шулай ук безгә бәйле булмаган мәсьәләләр калды. Әлегә үзәк кайчан эшли башлаячагын төгәл әйтә алмыйм», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Сян Бо, туристлар Кытайга сәфәрләрен уңайлырак планлаштыра алсын өчен, үзәкне җәй башына кадәр ачу шәп булыр иде, дип ризалашты. Әмма ул мондый сценарийны расламады да, кире дә какмады.

Исегезгә төшерик, элегрәк Сян Бо виза үзәге 2025 ел башында ачылырга тиеш, дип хәбәр иткән иде.