Бакый Урманче премиясе номинантлары әсәрләрен «Хәзинә» галереясендә тәкъдим итәчәк
30 гыйнварда Татарстан сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә быел Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе шорт-листына кергән автор-номинантларның әсәрләре күргәзмәсе ачыла.
Киңлектә җиде рәссам, өч график, дүрт декоратив-гамәли сәнгать остасы һәм өч сәнгать белгече эшләрен тәкъдим итәчәк. Республика бүләгендә нәкъ менә шундый номинацияләр каралган. Һәр номинант бер әсәр яисә әсәрләр сериясен тәкъдим итә алган.
«Быел премиягә 49 гариза кабул ителде. Бакый Урманче исемендәге премия ике елга бер бирелә. Һәр номинациядә җиңүче билгеләнә. Бер тапкыр премиягә лаек булган кеше башка елларда янәдән номинант була алмый», - дип сөйләде «Татар-информ»га «Хәзинә» галереясе мөдире Алинә Шәрәфетдинова.
- Урманче исемендәге премия – сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә иң абруйлы премияләрнең берсе. Ул ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, профессиональ татар рәсем сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманче исемен йөртә. Бүләк 1998 елдан бирле аерым авторларга һәм иҗат коллективларына тапшырыла.
Узган елларда премия лауреаты булучылар арасында: Зөфәр Гыймаев, Надир Әлмиев, Абрек Абзгильдин, Анатолий Егоров, Виктор Аршинов, Александр Петров, Фәридә Хәсьянова, Светлана Гарбузова, Наилә Кумысникова, Рөстәм Шәмсутов, шулай ук сәнгать белгечләре Анатолий Новицкий, Динә Вәлиева, Рауза Солтанова, Ольга Улемнова, Динә Әхмәтова.
Шәрәфетдинова аңлатканча, февраль уртасында премиянең икенче этабы була. Жюри шорт-листтагы номинантларның күргәзмәсен карый һәм аларның һәрберсенә баллар куя. Җиңүчеләрнең исемнәре февраль азагында игълан ителә. Күргәзмә эше кышның соңгы көнендә төгәлләнә.