Дроннар һөҗүме йогынтысы: Татарстанда туризм һәм авиаширкәтләр зыянны саный
Соңгы вакытта Татарстанда булган дроннар һөҗүме икътисадның аерым тармакларына йогынты ясый башлады. Беренче итеп зыянны авиа һәм туризм өлкәсендә эшләүчеләр тоя. Республикага рейс ясаучы авиаширкәтләрнең чыгымнары арткан, шул сәбәпле билет бәяләре үсүе ихтимал, ә Казанга килергә теләгән туристлар арасында кунакханәләрдә броньны бетерүчеләр ешайган. Бер яктан, Казанга бару кешеләрдә шом тудыра башлаган, икенче яктан, бу туристларны үз кесәсен кайгыртырга мәҗбүр итә. Дроннар һөҗүменнән соң Казан кыйммәтләнә һәм анда йөрү имин түгел.
Казанга иң көчле дроннар һөҗүме Яңа елга ун көн кала — 21 декабрьдә булды. Өч күпкатлы торак йортта янгын чыкты, халыкның бер өлеше эвакуацияләнде. 14 гыйнварда яңа һөҗүм булды, һәм нәтиҗәдә Казанда газ мичкәсе янды. Бу "Казаноргсинтез" ширкәте янәшәсендә урнашкан газ саклагычы. Әлеге хәлләр халыкта шом уятты.
Моннан тыш, 2024 ел ахырында Азәрбайҗан һава юлларының Embraer очкычы, Бакыдан Грозныйга очыш башкарганда, һәлакәткә юлыкты. Анда 67 кешенең 38е һәлак булган. Фаразларга күрә, очкыч Чечня өстендә Русиянең һава саклану системы тарафыннан утка тотылган. Азәрбайҗан һава юллары Казанга очышларын туктатып торуын игълан итте.
Европаның очышлар иминлеге агентлыгы (EASA) Русия күгендә сивил очкычларга куркыныч янавын кисәтте.
Моңа кадәр Azerbaijan Airlines-тан тыш, Казанга очышларны Turkmenistan Airlines, Qazaq Air ширкәтләре туктатты. Turkish Airlines Истанбул-Казан очышларын төнге вакытка күчерде.
Бу хәлләр бүген Казан һәм республика җирлегендә очу имин түгел дигән сүз. "Росавиация" оешмасы мәгълүматларына ярашлы, 2024 елның 21 декабреннән 2025 елның 24 гыйнварына кадәр, якынча соңгы бер айда, Казан һава аланында 14 көндә һава очышы чикләүләре кертелгән.
Нәтиҗәдә, Казаннан очучы күп кенә рейслар тоткарланды. Ә менә Казанга очучы рейсларны башка шәһәрләрдәге һава аланнарына җибәрергә мәҗбүр булдылар. Соңгы бер айда 29 рейс күчерелде. Түбән Каманың Бигеш һава аланына төшәргә тиешле — 2, Бөгелмәдә — 1 очкычны башка шәһәргә җибәрделәр.
Бу авиаширкәтләрнең чыгымнары артуына китерә. 2023 елда "Победа" лоукостеры өстәмә бер сәгать очу өчен якынча 800 мең сум (8 мең доллар) кирәк дип белдерде. Инде ел ярым вакыт узды, һәм чыгымнар тагын да күбрәк булуы ихтимал.
Татарстанда урнашкан "ЮВТ Аэро" авиаширкәте мөдире Петр Трубаев "Реальное время"га сөйләвенчә, бу вакыттан соң авиаягулык бәясе якынча 30%-ка, һава аланындагы хезмәтләр — 15-20%-ка үскән.
"Хәзер һәр күчерелгән рейс өчен чыгымнар миллионлаган сумга җитә", дигән ул.
— Әлбәттә, имидж һәм коммерция ягыннан кыенлыклар бар. Ширкәтләр зур югалтулар кичерә. 14 гыйнварда безнең борт Яңа Уренгойдан Бөгелмәгә оча иде, әмма аэропортның ябылуы сәбәпле — Бөгелмәдә мондый хәл беренче тапкыр булды — Уфа аэродромына китәргә туры килде. Бу зур өстәмә чыгымнар тудырды, — дип аңлаткан Трубаев.
Соңгы бер айда Татарстан һава аланнарында чикләүләр
Һава аланы ябылган көннәр
Казанда күчерелгән рейслар
Түбән Камада (Бигеш) күчерелгән рейслар
Бөгелмәдә күчерелгән рейслар
21 декабрь
5
25 декабрь
6
27 декабрь
28 декабрь
31 декабрь
2
1 гыйнвар
2 гыйнвар
5 гыйнвар
5
1
8 гыйнвар
11 гыйнвар
3
14 гыйнвар
2
1
1
20 гыйнвар
3
21 гыйнвар
24 гыйнвар
3
14 көндә
29
2
1
Чыганак: "Росавиация" сүзчесе Telegram каналы
Зыян күрүче авиаширкәтләргә Русия хакимиятеннән ярдәм каралмаган. "Казанское авиапредприятие" оешмасы җитәкчесе Магомед Закаржаев "хәзерге икътисади шартларда дәүләт авиаширкәтләрнең зыянын каплавына" шикләнәм дип белдергән.
Ахыр чиктә моның зыяны гади кешеләр җилкәсенә төшәр дип көтелә. Чөнки билет бәяләре артырга мөмкин. "Башка юл юк. Алайса бу бөлгенлеккә китерергә мөмкин", дип кисәткән Закаржаев.
Моннан тыш, икенче рейска өлгерә алмаган юлчылар компенсация сораячак. Бу очракта авиаширкәтләрнең өстәмә чыгымнары булачак. Пассажирларның инде хәвефләнә башлавы сизелә. Тоткарлыклардан тыш, кайбер рейсларны бетерүләре турында язалар. "Росавиация" Telegram каналы постында алар комментарлар калдыра. Кемдер Махачкала-Казан рейсы инде икенче тапкыр очмавын язган. Икенче пассажир очкыч башка шәһәргә төшсә Казанга ничек барырга дип сораша. Кайбер комментарларны чистартып баруга зарланучылар да бар. 11 гыйнварда рейсларның төнгә күчерүгә зарланучылар булган. Истанбул-Казан рейсы очмавын, пассажирларга нишләргә белмәве турында әйтүчеләр дә бар.
Билетларга килгәндә, иң еш оча торган Казан-Мәскәү рейсы әлегә 4-6 мең сум тирәсе тора. Төрек авиаширкәтләрендә Казан-Истанбул юлына 20-30 мең сум түләргә кирәк. Әйтергә кирәк, әлегә бәяләрнең кисәк артуы күренми. Бу пассажирларның кимүе белән бәйле булуы ихтимал, ләкин бу турыда саннар китерелми.
Шулай да Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар шаукымына чума алмады. Татарстанга каникулларда 170 мең турист килгән диелде. Бу узган ел дәрәҗәсендәге саннар. Рәсмиләр исә БРИКСтан соң Казан кунаклары бермә-бер артыр дип фаразлаган иде.
— Дөресен әйткәндә, өметләр акланмады, — дип сөйләгән Казан һәм Татарстан отельләре берләшмәсе президенты, "Островский" отеленең мөдире Инга Гадзаова "Бизнес Online"-га. — Кызганычка, Яңа ел алдыннан булган вакыйгалар (дрон һөҗүмнәре) аркасында шактый күп броньнар кире алынды, — дигән ул.
Гадзаова саннарына караганда, 3-5 гыйнвар көннәрендә Казан кунакханәләренең уртача 88%-ка тулган. 6-8 гыйнварда исә кунакларының яртысын югалтканнар. Бу көннәрдә отельләр 48%-ка гына тулы булган.
Казан туристлар өчен кыйммәтле шәһәргә әверелә. Очкычта очу куркыныч булган вакытта поезд билетлары кыйммәтләнгән. Бу кышкы каникулларда Мәскәү-Казан поездында купе билеты 10-12 мең сумга төшкән.
Hotel Advisors мәгълүматынча, былтыр Казанда 3-4 йолдызлы кунахканәдә куну өчен 9 меңгә якын сум кирәк (8746 сум) булган. Аның хакы бер елда 27%-ка үскән. Казаннан бары Мәскәү генә кыйммәтрәк шәһәр. Җәйге вакытта Сочи һәм Калининградта бәяләр зуррак була.
Татарстан туризм дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, бүген Казанга өч көнлек туристик юлламасың бәясе уртача 40-50 мең сум тәшкил итә. Гаилә өчен чыгымнар 100 меңнән 200 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!