ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Володин югары уку йортына кергәндә аттестаттагы уртача баллны исәпкә алырга чакырды

0

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин югары уку йортына кергәндә мәктәп аттестатындагы уртача баллны исәпкә алу мөмкинлеге хакында фикер алышырга тәкъдим итте. Хәзерге вакытта укырга кергәндә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре беренче чиратта исәпкә алына.

«Яхшы укучылар, дөньяга карашын киңәйтүчеләр һәм барлык фәннәр буенча белемгә омтылучылар өстәмә баллар алсын өчен югары уку йортына кергәндә аттестат буенча уртача баллны исәпкә алу дөрес булыр иде. Сез ничек уйлыйсыз?» – дип язган парламентарий Telegram-каналында.

Аның фикеренчә, укучылар БДИ тапшырырга ниятләгән фәннәрне генә түгел, ә бөтен мәктәп программасын үзләштерә торган практиканы хупларга кирәк. Чыгарылыш имтиханнарының гамәлдәге системасы еш кына башка дисциплиналар буенча белем алуга зыян китерә, диде Володин.

Элегрәк Россиядә 2025 елда БДИ тапшыру даталарын раслаганнар иде. БДИның төп чоры 23 майда тарих, әдәбият һәм химияне тапшыру белән башлана. 27 майда – төп һәм профиль дәрәҗәдәге математика, 30 майда – рус теле, 2 июньдә җәмгыять белеме һәм физикадан имтиханнар узачак. 5 июньдә чыгарылыш сыйныфлар биология, география һәм чит телләр (язма өлеш) буенча БДИ яза. 11-12 июньдә чит телләр һәм информатиканы телдән тапшырачаклар. Узган ел Россия югары уку йортларына бюджет урыннарына керү өчен БДИдан уртача балл 2023 ел белән чагыштырганда 0,2 баллга артты һәм 70,2 балл тәшкил итте.