Ильяс Камал: Бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнгән кешегә бик авыр
Бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнгән кешегә бик авыр. Көндәлек тормышны да алып барырга кирәк, ашарыңа да булырга тиеш... Кеше акча ягын кайгыртырга мәҗбүр.
Һөнәрләр классификаторында «композитор» дигән һөнәр юк иде. Яңарак кына кертелде. Монда Эльмир Низамовның роле зур, чөнки ул Россия Президенты Владимир Путин белән онлайн очрашуда бу теманы күтәрде. Очрашудан соң, берникадәр вакыттан композитор һөнәре кертелде. Әмма бу әле теориядә генә. Гамәлдә әлеге һөнәр күп оешмаларда юк, бөтенләй юк дияргә була. Шулай булгач, композиторлар башка юнәлешләрдә эшләргә мәҗбүр. Шунысы әйбәт – алар барысы да югары музыкаль белемле кешеләр. Кемдер музыка учреждениеләрендә укыта, кемдер музыка уен коралларында уйнап, акча эшли.
Иҗат икенче планга – буш вакытка кала. Шундый заманда яшибез. Әмма композиторларны кадерләргә иде. Читкә китүчеләр дә юк түгел. Шуны истә тотып, үзебездә дә шартлар булса иде, дип телим. Мәсәлән, композиторлардан Миләүшә Хәйруллина бик зур остазларда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем ала, Илдар Камалов «океанның теге ярында» киномузыка серләренә төшенә. Татарстанга кайтып, үзебезнең республика, сәнгатебезгә хезмәт итеп, өлешләрен кертерләр, дип өметләнәбез. Әле дә өлешен кертә ул, иҗатына сокланабыз. Бергәләшеп, җитәкчелек белән дә, иҗатчыларга шартлар тудырасы иде, ди ул.
Ильяс Камал белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.
- Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал: «Иҗатчыларга шартлар тудырасы иде»