Аксубай районында Хәсән Туфан елы тантаналы төстә ачылды
Аксубай районында Хәсән Туфан елы тантаналы төстә ачылды. Ул фаҗигалы язмышлы якташыбыз, татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфанның 125 еллыгына багышлана. Хәсән Туфан Иске Кармәт авылында туган. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Туфан карьерасы башта ук әдәби булмый. 18 яшьтән 28 яшькә кадәр ул Казан, Урал һәм Себер мәктәпләрендә укытучы булып эшли, аннары ике ел гомерен Урта Азия һәм Кавказ аръягына сәфәрләр кылуга һәм аларны өйрәнүгә багышлый. Хәсәннең шигырьләре беренче тапкыр матбугатта 1924 елда басылып чыга, ә берничә елдан соң аның иҗаты турында укучылар, әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр сөйли башлый.
«Агыла да болыт агыла...» дип исемләнгән тантаналы чара Хәсән Туфанның музей-йортында вакыйгалар чиратының беренче аккорды булды, алар безгә бу гаҗәеп кешенең тормышы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Тантана шагыйрь бюстына чәчәкләр салудан башланды. Районда Хәсән Туфан елын ачу тантанасына музей-йорт залында мәдәният хезмәткәрләре, мөгаллимнәр, Туфан иҗатын яратучылар җыелды.
«Якташыбыз Хәсән Туфан – татар әдәбиятына бәһасез өлеш керткән кеше. Аның бик күп шигырьләре кече Ватанына багышланган. Без Татарстан Мәдәният министрлыгына, шагыйрьнең иҗаты турында районда гына түгел, республикада да шигърият сөючеләр, яшьләр күбрәк белсен өчен, үзебездә республика дәрәҗәсендәге чаралар уздыру инициативасы белән чыктык», – диде Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов.
Башкарма комитет җитәкчесе Хәсән Туфан музей-йортына нигез салучы, аның турындагы истәлекне саклауга һәм аның иҗатын танытуга үзеннән зур өлеш керткән мәдәният ветераны Рушания Минхановага олы рәхмәт сүзләре белдерде һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов үз чыгышында Хәсән Туфан елын ачу белән котлады һәм Рушания Минхановага Рәхмәт хаты тапшырды.
Музей-йортта җырлар, шигырьләр яңгырады. «Туфан укулары» бәйгесендә катнашучыларның чыгышлары шигърият һәм талант гимнына әверелде. Хәсән Туфанның катлаулы язмышына багышланган фильмны карау, театральләштерелгән якты куелыш – боларның барысы да шагыйрьнең иҗат дөньясына чумарга, аның туган җиренә булган мәхәббәтен тоярга мөмкинлеге бирде.
Хәсән Туфан елы – шагыйрьнең мирасын искә төшерү һәм фикер йөртү, аның рухына кагылу, аның туган төбәгенә булган мәхәббәтенең тирәнлеген аңлау ул.