Путин студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләмен арттырырга кушты
РФ Президенты Владимир Путин көндезге бүлектә белем алучы студент кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләмен төбәк яшәү минимумына кадәр арттырырга кушты. Бу карар 15 апрельгә кадәр кабул ителергә тиеш.
«Россия Хөкүмәтенә көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләмен арттыру турындагы РФ законнарына үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә. Ул РФ субъектында аларның яшәп тору яки яшәү урыны буенча билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменә кадәр артырга тиеш», - диелә Кремль сайтында чыккан йөкләмәләр исемлегендә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада демографик проблеманы хәл итү программасын кабул итәргә кушкан иде. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының студент кызларга декрет пособиеләрен арттыру турындагы инициативасын хуплады.