ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закированың бертуган энесе махсус операциядә һәлак

0

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закированың бертуган энесе Илнур Закиров махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Язучылар берлеге, бертуган энесе Илнур Рәүф улы Закировның махсус хәрби операциядә һәлак булуы сәбәпле, язучы Гөлүсә Закированың авыр кайгысын уртаклаша», диелгән кайгынамәдә.

Фото: © «Татар-информ»

  • «Татмедиа»ның 30га якын хезмәткәре һәм аларның махсус хәрби операциядәге туганнарына багышланган күргәзмәдә «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закированың энесе Илнур Закировка багышланган стенд та бар иде. «Без һәрвакыт элемтәдә булырга тырышабыз, ләкин озак көткән атналар һәм айлар була. Әмма Илнур молодец, мөмкинлеге булу белән, безгә шалтыратырга тырыша. Аның «позывное» – «Физик». Һәм безнең өчен иң мөһим яңалык: «Физик» исән» дип әйтүләре, – дип әйткән иде шул чакта Гөлүсә Закирова.
  • Гөлүсә Закированың энесе 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән һәм пулеметчы булып хезмәт иткән. 2024 елның язында яралана, ләкин, реабилитациядән соң, яңадан СВО уздыру зонасына кайта. «СВО катнашучысы» медале белән бүләкләнгән. Аның төп сыйфатлары намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык булган. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, сугыш хәрәкәтләре вакытында ул берничә тапкыр, приказны үтәү һәм дусларын коткару өчен, үз гомерен куркыныч астына куйган.