Россиядәге 5 мең мөселман хәйрия юлламалары буенча хаҗ кылачак
Россия хәйриячесе һәм Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Сөләйман Кәримов хаҗга үзләре юллама ала алмаган мөселманнарга биш мең юллама өчен акча бүлеп биргән. Бу хакта бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җомга намазында Россия мөселманнары лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин әйтте. Юлламаларны таратуда өстенлек махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына биреләчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте үзәк аппараты 2,5 мең юлламаны Россиянең 60 төбәгендә Диния нәзарәте составына керә торган җирле һәм үзәкләштерелгән дини оешмалар буенча таратачак. Махсус операция ветераннарыннан, аларның гаилә әгъзаларыннан, махсус операциядә һәлак булучылардан тыш, юлламалар имамнарга һәм вәгазьчеләргә, җәмгыять һәм мәчетләр активистларына биреләчәк.
Тагын 2,5 мең юллама Дагыстан Республикасы халкына тәгаенләнгән.