Казанда фатирда сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан янгында хатын-кыз үлгән
Казанда Сафиуллин урамында 9 катлы йортның өченче катындагы фатирда янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, йорттан 38 кеше үзләре чыккан.
Янгын сүндерү хезмәткәрләре махсус битлек кидереп 63 яшьлек ир-атны фатирдан алып чыккан. Аннары алар 54 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан. Ачыкланганча, фатирда 6 кв.м мәйданда диван янган.
Янгын, тәмәке тартканда сак булмау сәбәпле, килеп чыккан булырга мөмкин.