ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның җирле үзидарә турындагы тәкъдимен ишеткәннәре өчен рәхмәт

0

Татарстанның төбәкләрнең җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы тәкъдиме хупланды. Республиканы ишеткәннәре өчен рәхмәтлебез, дип белдерде журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татарстан җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчү инициативасын хупламады. Без сайлау хокукын төбәкләргә калдыру вариантын тәкъдим иттек», - диде парламент җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан тәкъдимен хуплады. «Бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип уйлыйм. Без үз төзәтмәләребезне җибәрдек, алар исәпкә алынды. Һәм җирле үзидарә моделен сайлау вәкаләтләрен төбәкләргә бирү планлаштырыла», - диде Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе җирлекләрдә яшәүчеләрнең төрле мәсьәләләр буенча авыл Советларына мөрәҗәгать итүләрен һәм аларны бетерү халыкның тормышын катлауландырачагын билгеләп үтте.

«Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә үз мәсьәләләрен хәл итү өчен район үзәгенә бару авыр булачак. Авыл советлары аша халык белән эшләү формасы - шактый нәтиҗәле», - диде ул.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җирле үзидарә реформасы турындагы закон проектының икенче укылышына төбәкләрнең җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы фракцияара төзәтмә әзерләргә кушкан иде.