ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан 2024 елда солы җыю буенча Россиянең топ-10 төбәге арасына кергән

0

Татарстан 2024 елда җыелган солы күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында 10нчы урынны алды. Узган 12 айда республикада 86,8 мең тонна солы җыеп алынган, ягъни илдә җыелган гомуми күләмнең 2,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта «АБ-үзәк» аналитиклары хәбәр итә.

Россиядә җыеп алынган солы күләме буенча беренче урынны Алтай крае (412,8 мең тонна яисә ил буенча гомуми күләмнән 13,7 проценты) алган. Икенче урында Красноярск крае (213,9 мең тонна яисә 7,1 процент), өченче урында Төмән өлкәсе (177,2 мең тонна, 5,9 процент) булуы ачыкланган. «Иң яхшылар бишлеге»нә шулай ук Башкортстан Республикасы (155,2 мең тонна; 5,1 процент) һәм Новосибирск өлкәсе (145,1 мең тонна; 4,8 процент) кергән.

Рейтингта 6-9 урында Омск өлкәсе (136,5 мең тонна; 4,5 процент), Иркутск өлкәсе (110,6 мең тонна; 3,7 процент), Кемерово өлкәсе (110,3 мең тонна; 3,6 процент) һәм Удмуртия Республикасы (87,3 мең тонна; 2,9 процент) тора.

Гомумән алганда, Россиядә 2024 елда 3 млн тоннадан артык солы җыеп алганнар. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 8,5 процентка кимрәк.

«Бу күбесенчә солының хәзерге вакытта фураж максатларында азрак кулланылуы белән бәйле, хәзер кукурузга, шулай ук майлы культураларның сыгынтыларына һәм шротларына өстенлек бирәләр», - дип аңлаттылар аналитиклар.