ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ирек Фәйзуллин: Россия Хөкүмәте төзелеш тармагы өчен яңа ярдәм чаралары әзерли

0

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үтүенчә, ил Хөкүмәте төзелеш тармагы өчен яңа ярдәм чаралары әзерли. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә билгеле булды.

«Бик күп ярдәм чаралары чыкты инде, әмма югары процент ставкасы торакның сатып алыну потенцалын киметә. Ел саен гыйнвар аеннан бездә фатирлар 3 проценттан аз гына артыграк – 30-35 процентка кадәр генә сатылып беткән була. Россия Хөкүмәте төзелеш тармагы өчен яңа ярдәм чаралары әзерли, ләкин аларны тормышка ашыру өчен төзүчеләр бәяләрне торакка күтәрмәскә тиеш», – диде Ирек Фәйзуллин.

Шулай ук министр әйтүенчә, РФ Төзелеш министрлыгы, җитештерүчеләр һәм илнең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергә төзелеш ресурслары бәясенә «заморозка» мәсьәләләрен тикшерә. «1 июльдән бездә тариф өлеше буенча кайбер үзгәрешләр булачак, һәм төзелеш ресурсларының бәясе бу тариф өлеше чикләрендә генә үзгәрергә мөмкин», – дип өстәде ул.

  • Коллегия эшендә яңгыраган мәгълүматләр буенча, Татарстан яңа торакны файдалануга тапшыру буенча рекорд куйган. Әмма тулаем алганда Россиядә югары төп ставка аркасында күчемсез милеккә ихтыяҗ кимү күзәтелә.