Мәскәүдә татар шигърияте турында җыентык басылган
Мәскәүнең «ИКАР» нәшриятында «Гасырдан гасырга. Татар поэзиясе» (ХХI гасыр) китабы басылып чыкты.
Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге җыентыкның төзүчеләре – Ркаил Зәйдулла, Сергей Гловюк, Илсөяр Иксанова, Гәүһәр Хәсәнова. Проект авторы – Сергей Гловюк.
Фото: © ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте