Һәлак булган хәрбиләрнең бертуганнарына бердәм түләү алу хокукы бирергә тәкъдим иттеләр
Сенатор Айрат Гыйбатдинов махсус операциядә катнашучы хәрби һәлак булган очракта бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алырга хокуклы туганнары исемлегенә бертуганнарын (гаиләнең башка әгъзалары булмаган очракта) кертергә тәкъдим итә торган закон проекты әзерләгән. Закон проекты рәсми бәяләмә алу өчен Хөкүмәткә җибәрелгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
«Закон проекты 2022 елның 5 мартында Президент указы белән каралган бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алуга дәгъва кылу хокукына ия туганнарның исемлеген арттыруга юнәлдерелгән. Шулай итеп, гаиләнең башка әгъзалары булмаган очракта, хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына шулай ук абый-энеләре һәм апа-сеңелләре дә керә ала», – дип хәбәр итте Гыйбатдинов.
Сенатор сүзләренчә, мондый инициативаны эшләү турындагы үтенеч белән аңа махсус операциядә катнашучылар да, һәлак булганнарның туганнары да мөрәҗәгать иткән. «Инициатива Россия Хөкүмәте бәяләмәсен алганнан соң ук Дәүләт Думасына кертелер дип уйлыйм», – дигән ул.
Һәлак булучының бердәм түләү алу хокукына ия башка гаилә әгъзалары булмаган очракта, бу хокукны аның бертуганнарына бирүне ныгытып, Россиянең берничә законына үзгәреш кертү күздә тотыла.
Хәзер закон буенча һәлак булучының законлы ире яки хатыны, әти-әнисе, 18 яше тулмаган балалары, шулай ук белем бирү оешмаларының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге балалары бердәм түләү алу хокукына ия.