ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Галимҗан Гыйльманов: Шәехзадә Бабич Тукай мәктәбе кешесе булса да, аны кабатламаган

0

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның 130 еллыгына багышланган ачык лекция булды. Лекцияне язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов укыды.

Ачык лекциядә Шәехзадә Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Ул материаллар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән Галимҗан Гыйльмановның шәхси архивында саклана. «Шәехзадә Бабич Тукай мәктәбе кешесе булса да, аны кабатламый. Чөнки анда романтик символизм рухы – шартлы балладик романтизм бар», - диде Галимҗан Гыйльманов.

«Исеме тыелу чорына кадәр 1925 елда Шәехзадә Бабичның соңгы китабы чыга. Якын дусларыннан, мәсәлән, шагыйрь Сәйфи Кудаш аны «капитал иярчене» дип язып чыга. Һәр кеше тормышын җайларга тырыша, шуңа күрә хәтта дуслары арасында да аңа кара ягучылар була. Бабич, чын мәгънәсендә, милләтче, контрреволюционер дип бәяләнә торган шагыйрьгә әверелә. Ул – милли автономия төзегән кеше. 1956 елда ул реабилитациягә эләгә», - диде язучы.

Аның әйтүенчә, җәмәгатьчелеккә билгеле булган китаплары Совет чорында 1957-1658 елларда басылып чыга. «1980-1990 еллардан филология фәннәре докторы Равил Бикбаев Уфада, мин Казанда аның иҗаты белән ныклап торып шөгыльләнәбез. Ул вакытта Бабичның иҗатын, тормышын киң колачлы өйрәнү юк иде. Минемчә, берничә затлар өйрәнеп, татар әдәбиятында Шәехзадә Бабичны саклап калды», - диде ул.

«1970 елларда диварга элә торган календарьләрдә Шәехзадә Бабичның шигыреннән өзек язылган була иде. Күрәсең, моңа ничектер күз йомганнардыр. Дәреслекләрдә Бабичның фамилиясе әйтелеп китә иде. Ягъни ул һәрвакыт көн тәртибендә булды, ләкин иҗаты 1980 елларда гына ныклап өйрәнелә башлады. Миңа кадәр Хатыйп Госман чыгарган китапларны әйтә алам. Бабич ул – безнеке, чөнки ул – Тукайчы. Габдулла Тукай мәктәбен алган ул», - диде Галимҗан Гыйльманов.

Ул татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфанның сүзләрен искә алды. «Инкыйлаб әдәбиятына Тукайдан бары тик Шәехзадә Бабич аша гына килеп була. Инкыйлаб әдәбиятыннан бары тик Шәехзадә Бабич иҗаты аша гына Тукайга кире кайтып була», - дип яза ул. Хәсән Туфан – Бабичның шәкерте. Өйрәнеләсе әйберләр күп. Яңа гына «Кармак» журналында мин аның тәхәллүсләрен таптым. Ул нык көчле прозаик, публицист, фельетончы булган», - диде язучы.

Күргәзмәдә шәҗәрә элементлары, әтисе имам, галим Мөхәммәтзакир хәзрәтнең һәм Шәехзадә Бабичның Уфада дуслары белән төшкән фотолары, хат алышулары, төп китаплары урын алган. «Бабич белән кызыксынырга тиешләр. Ул Пушкин, Лермонтов кебек, Тукай белән янәшә торган, өйрәнүгә лаек шагыйрь. Башлангычы, нигезе – Тукайча, ләкин методологиясе, иҗат принциплары бөтенләй башка», - дип аңлатты Галимҗан Гыйльманов.

«Без Шәехзадә Бабичны шәхес буларак ачтык. Аның тормышы, иҗаты турында кызыклы фактлар белдек. Ул иҗат итеп кенә калмыйча, иҗтимагый эшләр дә алып барган, үзеннән соң да бай истәлекләр калдырган. Шул чордагы шәхесләр белән мөнәсәбәтләр лекциядә ачык чагылыш тапты. XX гасырның беренче чирегендәге әдәби-мәдәни, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны Шәехзадә Бабичның тормышы аша тәкъдим иттегез. Рәхмәт Сезгә», - диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Чарада Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева һәм университет студентлары катнашты. Алар Шәехзадә Бабичның Габдулла Тукайга, хөррият хакындагы, хатын-кызларның матур исемнәренә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.

«Шәехзадә Бабич XX гасыр башы әдәбиятында бик зур урын тотучы шагыйрь. Кызганыч, әлеге талант әдәбият тарихында тиешле дәрәҗәдә өйрәнелде һәм урынын алды дип әйтеп булмый. Бабичны кереш лекциядә әйтеп китәбез, ләкин аерым практик дәрескә бүлеп чыгару мөмкинлегебез юк. Тукай мәктәбен дәвам итүче шәхес буларак та, киләчәктә өйрәнү өчен аның шигырьләре әдәбиятыбызда зур байлык булып тора. Киләчәктә күбрәк өйрәнелер һәм зуррак планда күрсәтелә башлар дип өметләнәм», - диде Ләйлә Минһаҗева.

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова Шәехзадә Бабичның Нәкый Исәнбәткә язылган төп нөсхә хатын күрсәтте.

Галимҗан Гыйльмановның лекциясеннән репортаж «Интертат.татар» сайтында чыгачак.

Татарстан Милли музее тәкъдим иткән белешмә:

  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләренең берсе. Аның беренче шигырьләре 1913 елда «Шура» һәм «Акмулла» журналларында басылып чыга, алга таба ул актив рәвештә «Аң», «Кармак» журналларында, «Хөр милләт», «Сүз», «Тормыш», «Ирек» газеталарында яза. Укытучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1919 елның мартында 24 яшендә гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
  • Үзе исән чагында Шәехзадә Бабичның бер китабы гына дөнья күрә. 1922 елда язучы Галимҗан Ибраһимов аның газета-журналларда басылган һәм кулъязма хәлендә сакланган әсәрләренең бер өлешен җыеп «Шигырьләр мәҗмугасы» исемле китабын бастыра. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен үз эченә алган басма 1990 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Бу китап язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнеп, сүз башы һәм фәнни-тарихи искәрмәләр, аңлатмалар белән тулыландырылган.