ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Владимир Машков: Планда Камал театрын дөньякүләм төрки мәдәнияте үзәге итү

0

Россия театр әһелләре берлеге җитәкчесе Владимир Машков Камал театрын Дөньякүләм төрки мәдәнияте үзәге итүнең алдагы план булуын әйтте.

«Камал театры бинасының концепциясе – тулысынча ачыклык һәм үтәкүренмәлелек, спектакльләр барган сәгатьләрдә генә түгел, иртәдән кичкә кадәр тормыш кайнап тору. Бу заман таләпләренә җавап бирә торган концепция. Бу гасырдан артык тарихы булган һәм күп функцияле иҗат үзәге булып торган Камал театры рухына да туры килә», диде ул Камал театрының яңа бинасы ачылу тантанасында.

Владимир Машков Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның регионда мәдәният һәм театр сәнгате үсешенә игътибарына басым ясады һәм моның илдә хакимиятнең бу тармакка мөнәсәбәтен күрсәтүен әйтте. «Бу тәҗрибәне илнең башка республикаларына да үрнәк итеп аласы иде», дип өстәде ул. Владимир Машков Рөстәм Миңнехановка Театр берлеге исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерде.

«Үткән ел Татарстан театрлары «Алтын битлек» театр премиясенең триумфаторлары булды. Алты премия – зур казаныш. Ә инде «Алтын битлек» тарихына карасак, барлыгы 14 премия алынган. Быел «Алтын битлек» театр премиясенә Татарстанның 8 шәһәреннән 13 гариза кергән», дип хәбәр итте ул чыгышында.

Бүгенге көннең иң яхшы 100 спектакльнең видеоязмаларын сакларга мөмкинлек бирәчәк «Алтын фонд»ның беренче региональ этабында Татарстаннан 12 спектакль кергән.

  • Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы белән дәвам итте.