ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Икътисадчы доллар курсы 120 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин дип фаразлады

0

АКШның сайланган Президенты Дональд Трамп инаугурациясе долларның рубльга карата курсына берничек тә йогынты ясамаячак, тик быел Россия валютасы курсының төшүе көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га финанс аналитигы, икътисад фәннәре докторы Михаил Беляев сөйләде.

«Трамп инаугурациясе долларның рубльга карата курсына тәэсир итми, конъектур тирбәнеш булырга мөмкин», – диде белгеч.

Әмма быел Россиядә һәм АКШта икътисад үсешенең көтелгән темплары нигезендә рубль курсы төшәчәк дип фаразлый Беляев.

«Бездә Үзәк банк һәм икътисади үсеше министрлыгы тарафыннан үсеш темплары 1,5 – 2 процент булыр дип фаразлана, ә АКШ икътисадында барлык проблемаларга карамастан, 2,7 процент фаразлыйлар. Рубльнең 110 сумга кадәр арзанаюын күз алдына китерергә була, бу мөгаен гарантияләнгәндер, әмма тамырдан бернәрсә дә үзгәрмәсә, ел ахырына кадәр рубль 120 сумга кадәр дә төшәргә мөмкин», – дип фаразлады Беляев.