ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025

Казанда су торбасын төзекләндергәндә эшчеләр өстенә туфрак ишелгән, бер кеше һәлак булган

0

Казанда су торбасын төзекләндергән вакытта эшчеләр өстенә туфрак ишелгән.

Казанның Коломенская урамында суүткәргеч торбаны төзекләндергән вакытта «РГ Стройгрупп» компаниясенең ике эшчесе өстенә туфрак ишелгән.

Нәтиҗәдә, 23 яшьлек ир-ат урында ук үлгән, ә 40 яшьлек ирне хастаханәгә алып киткәннәр.

Мәскәү һәм Киров районнары прокуратурасы тикшерү оештырган.