Россия гражданлыгы алучылар өчен чит ил машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыга
2025 елның 1 апреленнән кертеләчәк яңа тәртип буенча, Россия гражданлыгын алганнан соң илдә бер елдан артык яшәүче гражданнарның чит ил машина йөртү хокуклары гамәлдә булмаячак, дип яза ТАСС Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән.
Министрлыкта аңлатуларынча, 2024 елның апрелендә үз көченә кергән закон буенча, чит ил кешесе Россия Федерациясе гражданины булганнан соң яки яшәүгә рөхсәт алганнан соң бер ел узгач, аның чит машина йөртү таныклыгы гамәлдә түгел дип таныла.
Куллану вакыты чыккан таныклык белән машина йөрткән өчен шоферларга 15 меңгә кадәр штраф, шулай ук таныклыкны яңадан ясатканчы машина йөртүне тыю яный.