Рөстәм Миңнеханов Крещениедә бәкедә коенган вакытта иминлекне тәэмин итәргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Крещение бәйрәмендә бәкедә коенган вакытта республика халкының иминлеген тәэмин итәргә кушты
«Православие дине вәкилләрен котлыйбыз, урындагы коллегаларның да бәйрәм белән тәбрик итүен сорыйм. Республика җитәкчелеге минем исемнән һәм Премьер-министр Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлауларын җиткерә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең бурыч – гражданнарның иминлеген тәэмин итү. Коену урыннарында кизү торуны оештырырга, полиция хезмәткәрләрен, санитар машиналарны җәлеп итәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, әзерлек булмаган урыннарда коенуны тыярга», - диде Татарстан Рәисе.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Крещениедә коену өчен үз белдеге белән бәке ясаучыларның штрафка тартылачагы хакында хәбәр иткән иде.