ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда бер ел эчендә социаль ипотека программасы буенча 142 йорт төзү ниятләнә

0

Татарстанда 2025 елда социаль ипотека программасы буенча республиканың 29 районында 142 йорт төзергә ниятлиләр. Тулаем алганда, торак сафка бастыру буенча еллык план 3 миллион 260 мең квадрат метр тәшкил итә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, министр билгеләп үткәнчә, быел биш һәм аннан күбрәк баласы булган 24 күп балалы гаилә, 66 яшь гаилә, шулай ук мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп кайтучылар һәм чернобыльчеләрнең өч гаиләсе торак алачак.

Моннан тыш, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча бүлеп бирелгән акча кысаларында торак урыннар санын билгеләү эше дә алып барыла. Якынча 450 фатир сайлап алынган, дип ачыклык кертте Айзатуллин.

2024 елда план 3,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыруны күздә тоткан, ул инде декабрь башына ук 100 процентка үтәлгән. 21 декабрьгә ул 4 процентка арттырып үтәлгән.